20 март 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Юрист поезд соңга калган очракта билет бәясен тулысынча кайтарырга мөмкин булуын әйтте
Поезд пассажирлары состав тоткарлаган өчен компенсация алырга хокуклы, ул соңга калган һәр сәгать өчен билет бәясенең 3 процентын тәшкил итә. Шул ук вакытта, түләүләрнең гомуми күләме билет бәясеннән арта алмый. Әгәр поезд бер сәгать азракка тоткарланса, компенсация каралмаган. Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев «Татар-информ» агентлыгы белән әңгәмәсендә шул хакта хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында Ураза бәйрәме хөрмәтенә гомумшәһәр чаралары узды
Бүген Казанда һәм Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында Ураза бәйрәме хөрмәтенә гомумшәһәр балалар һәм гаилә бәйрәмнәре узды.
-
Җәмгыять
Кеше китә, җыры каламы?
Гаҗәеп бер көч ул хәтер.
-
Яңалыклар
Биектау районы Айбаш авылындагы мәчет төзекләндерүдән соң кабат дин тотучыларны кабул итә
Бүген, Ураза бәйрәме көнендә, Биектау мөхтәсибәтенең Айбаш авылында тарихи агач мәчет комплекслы реставрациядән соң тантаналы рәвештә ачылды. Бу мәчет төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты һәм татар авыл архитектурасы үрнәге булып тора, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәтенә сылтама белән «Татар-информ».
-
Фото
Казанның «Әл-Мәрҗани» мәчетендә Гает намазы укылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бүген Казанның барлык мәчетләрендә дә Ураза бәйрәме уңаеннан бәйрәм намазлары укылды.
-
Язмыш
«Мәрхүм кызымны хаҗда күрдем»
Сынаулар кешене ныгыта! Чистай районының Татар Талкышы авылында гомер итүче 55 яшьлек Фәридә Зиннәтова яшьли ирен, аннары әтисен, аннары кадерләп үстергән кызын соңгы юлга озата.
-
Яңалыклар
Пенсиягә өстәмә түләүләр вәгъдә итүче мошенниклар активлашкан
Cоциаль фонд россиялеләрне пенсиягә өстәмә түләүләрне «гарантияле» рәсмиләштерүне тәкъдим итүче мошенникларның активлашуы турында кисәтте. Бу хакта «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ» хәбәр иттеләр.
-
Фото
Казанда узган «Рамазан Фест» чарасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
Бүген Казанда Ураза гаете уңаеннан «Рамазан Фест» узды.
-
Яңалыклар
2025 ел нәтиҗәләре буенча шикәр чире белән авыручылар арткан
2025 ел нәтиҗәләре буенча шикәр чире белән авыручыларның артуы җитди борчу уята, дип белдерде РФ вице-премьеры Татьяна Голикова Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) коллегиясенең киңәйтелгән утырышында. Бу хакта «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Ветераннар арасында үткәрелә торган «Балкыш» фестиваленә әзерлек башланды
Татарстанда IX «Балкыш» фестиваленә әзерлек башланды: анда республиканың барлык төбәкләрендә яшәүче ветераннар 11 номинациядә (вокалдан алып нәфис сүзгә кадәр) сәхнәгә чыгачак. Бу хакта ТР Финанс министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Үзәк банк төп ставканы төшерде
Россия Банкы төп ставканы еллык 15 процентка кадәр төшерде. Регулятор директорлары 2026 елның 20 мартында күрсәткечне 50 базис пунктына киметү турында карар кабул итте, дип яза «Татар-информ» үзәк банк сайтына сылтама белән.
-
Яңалыклар
Пилотсыз системалар гаскәрләре вәкиле хәрби хезмәтнең үзенчәлеге турында сөйләде
Казанда, контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктында, Пилотсыз системалар гаскәрләре вәкиле белән очрашу булды. Кот кушаматлы хәрби ни өчен нәкъ менә бу юнәлешнең иң перспективалы булуы хакында сөйләде, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстанда 1 апрельдән йөк машиналары өчен сезонлы чикләүләр кертеләчәк
Татарстанда 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр кайбер төбәк юлларында йөк транспорты хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертеләчәк. Тиешле карарны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Чикләүләр гомуми озынлыгы 6,3 мең километрдан артык булган 392 участокка кагылачак, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Казанлыларга күчмә рентген җайланмаларында флюорография узарга тәкъдим ителә
Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне ел саен 24 мартта – 1882 елда туберкулез китереп чыгаручы «Кох таякчыгы» бактериясе ачылган көнне билгеләп үтелә. Бу хакта сәламәтлек министрлыгы хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстанда мәктәп укучылары өчен берьюлы ике мәгариф проекты старт ала
Татарстан укучылары физика, математика, информатика, химия һәм биология фәннәрендәге уңышлары өчен грантлар ала алачак. Бу хакта ТРның мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.